Алексеевск районы прокуратурасы гражданнарны Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозу турында кисәтә.
Һава киңлегеннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.21 маддәсендә язылган.
Мәсәлән, физик затлар өчен хокук бозу өчен штраф 1 меңнән 4 меңгә кадәр тәшкил итә
вазифаи затлар өчен – 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Шулай ук РФ ҖК 271.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Әгәр очу аппаратын куллану саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян яки үлемгә китерсә, моңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Әгәр җинаять нәтиҗәсендә корбаннар ике һәм аннан да күбрәк булса, иң зур төрмә срогы җиде елга кадәр.