Укытучылар көне белән!

2013 елның 4 октябре, җомга

-          Безнең алда белем дөньясына юл ачкан кешеләргә ихлас рәрмәт һәм ихтирам хисләрен белгертерлек сүзләр табуы кыен. Чөнки бүген мәктәптә эшләгән һәркем киләчәк буыннар өчен көч куя һәм моның өчен җаваплы да. Укытучылар көне очраклы рәвештә генә бөтен халыкныкынна әйләнмәде, чөнки безнең һәркайсыбыз кайчандыр бер мизгелдә мәктәп бусагасын атлап керә һәм  ул безнең һәммәбезгә дә дөньяда яшәү өчен кирәкле барлык кыйммәтләрне дә бирә. Белем һәм күнекмәләр белән белән бергә үзенең йөрек җылысын, мәхәббәтен дә кушып укучыларына бирә алган укытучыга тап булган кеше һичшиксез, бәхетле.

Хцрмщтле укытучилар, педагогия хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә сезнең  барыгызда да саулык, тулы гармония, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне телим. Һәм сезнең сыйныфларда һәрвакыт хезмәттәшлек, ышаныч атмосферасы хакимлек итсен, ә укучыларыгыз сезне лаеклы җаваплары, бертөрле генә булмаган карарлары һәм уңышлары белән сөендерсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International