Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре Экояз-2024 экологик акциясендә катнаштылар
Экологик икеайлык дәвам итә. Димәк, хезмәт коллективлары беркетелгән территорияләрне чистартуга чыга. Традиция буенча Кама яр буе муниципаль хезмәткәрләрнең шефлык территориясе. Бердәм коллектив белән хакимият хезмәткәрләре пляж зонасын чүп-чардан чистарттылар. Бүген коллективлар район үзәге Мәйданында тәртип урнаштыралар.