"Минем Бизнес" үзәге социаль контракт алучылар өчен бушлай "Эшмәкәр әлифбасы" онлайн-укыту үткәрә.

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Социаль контракт контрактны Татарстанда 2023 елда 5300 кеше төзеде шуларның 1708 дән артыгы "Минем бизнес"үзәгендә укулар узды

Татарстан Республикасында башлангыч эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла.

Социаль контракт төзегәндә ИП, үзмәшгульлек оештыруга дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем Бизнес" үзәге социаль контракт алучылар өчен "Эшмәкәр әлифбасы"  бушлай онлайн-укыту үткәрә.  

Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән.Уку айга бер тапкыр уза, катнашу өчен рф МСП цифрлы платформасында теркәлергә кирәк (xn--l1agf.xn--p1ai)

 

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенең ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(843)524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International