Алексеевск яшьләре КВН кичәсен үткәрде

2024 елның 13 апреле, шимбә

Якшәмбе көнне ТР КВН район этабы һәм "«Әйдә Шаярт!» КВН Татар лигасы финалы узды.

Анда АУГББМ №1 , АУГББМ №2 , Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе, Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе , Сахаровка гомуми белем бирү мәктәбе һәм Алексеевск аграр көллияте командаларыннан балалар катнашты.

Уен катнашучылары берничә көн дәвамында профессиональ КВНчылар белән эшлләделәр, репетицияләр ясадылар, уен нигезләрен өйрәнделәр, шаяртулар һәм күренешләр яздылар. Редакторлар һәм алып баручылар булып республиканың профессиональ КВНчылары чыгыш ясады.

Яшьләрнең юмор хисен жюри әгъзалары бәяләде, аның составына Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт, туризм һәм балигъ булмаганнарны профилактикалау бүлеге башлыгы Рифкать Сөләйманов, "СинЭнергия" яшьләр үзәге директоры Светлана Гайсина, район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Кирюхина, Алексеевск районында Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Булат Мөбарәкшин һәм мин - район газетасының баш мөхәррире Елена Ахманаева керде.

Уен нәтиҗәләре:

Уенның 1 урынын Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбеннән «Мокрые Курнали» командасы алды;

2 урын - Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбеннән «Высокое напряжение» командасы;

3 урын- АУГББМ №1 дән «Мечтать не вредно» командасы.

«Иң яхшы шаярту» номинациясендә жюри Алексеевск аграр көллиятенең «Пилигрим» командасын билгеләп үтте, ә «Иң яхшы актриса» исемен Сахаровка гомуми белем бирү мәктәбенең «Великолепная пятерка» командасыннан Екатерина Шильникова алды.

Гран-при призын һәм КВН Республика лигасына юлламаны  АУГББМ №2 «Борцы за красоту»командасы яулады  , ә бу команданың катнашучысы Титов Роман  «Лучший актер» номинациясендә җиңү яулады. Без балаларны котлыйбыз һәм финалда Алексеевск районын уңышлы тәкъдим итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International