1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5 % ка индексацияләнде

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан буенча Социаль Фонд бүлекчәсе Дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләрне һәм социаль пенсияләрне узган елда пенсионерның яшәү минимумы үсешенә карап 7,5 процентка индексацияләде. Пенсияләрнең артуы Татарстанның 80 меңнән артык пенсионерына кагылды. Күпчелек пенсионерларга алар инвалидлык һәм туендыручысын югалту сәбәпле, шулай ук иминият пенсиясен исәпләү өчен җитәрлек расланган стажы булмаганнарга түләнә.

Социаль пенсияләр белән бергә индексацияләнәчәк:

  • Бөек Ватан сугышында катнашучыларның,
  • «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе, «Камалышта булган Севастопольдә яшәүче» билгесе яки «Камалышта булган Сталинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән гражданнар,
  • хәрби хезмәткә чакырылу буенча үткән хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының эшкә сәләтсезләре,
  • радиациягә дучар булган гражданнар һәм аларның эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары ,
  • космонавтлар һәм сынаучы- очучылар,
  • кайбер башка гражданнарның.

Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән түләүләр пенсионерларга апрель аенда гадәти тапшыру графигы буенча киләчәк.

«Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсионерларга түләүләрнең өченче артуы булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнә, элек планлаштырылган 4,6% урынына. Индексация 900 меңнән артык картлык буенча иминият пенсиясе алучыга кагылды. Февраль аенда социаль фонд шулай ук 7,4% социаль түләүләрне индексацияләде. Инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International