Алексеевск районы Ромодан авылыннан Кондратьевларның яшь гаиләсенә торак шартларын яхшыртуга сертификат тапшырылды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Алексеевск районы Ромодан авылыннан Кондратьевларның яшь гаиләсенә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы кысаларында торак шартларын яхшырту өчен 2,5 млн сум күләмендә сертификат тапшырылды.

Ярты ел эчендә Владислав һәм Валентина акчалата средстволар алачаклар һәм төзелгән яңа йортка ипотека кредитының бер өлешен түләячәкләр.

Хәзерге вакытта Алексеевск районы Башкарма комитетында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча түләүсез субсидия алу өчен чиратта тагын 11 гаилә тора.

Әлеге программада түбәндәге критерийлар буенча туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала:
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә кую);
- түләү сәләте (банкта алдан расланган ипотека кредиты яки үз тупланмалары турында белешмә)
-ир белән хатынның яки ата-ананың яше 35 яшьтән артмый.

Субсидияне беренчел, икенчел базарларда торак сатып алуга һәм төзелеш подряды килешүе буенча торак йорт төзүгә тотарга мөмкин. Шулай ук банк белән килешү төзелгәнче торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую шарты белән ипотека кредитын түләү мөмкин.

Программа турында тулырак Алексеевск районы сайтында белергә мөмкин https://alekseevskiy.tatarstan.ru/obespechenie-zhilem-molodih-semey.htm яки +79375994040 телефоны буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International