Эшмәкәрләрне бушлай өйрәтәчәкләр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар өчен дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында дүрт маркетплейсның берсе буенча «Маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер» белгечлеге буенча укыту үткәрелә (Wildberries, Ozon, Яндекс Маркет, Магнит Маркет (KazanExpress). Дәресләр дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, бушлай уза. Уку дәвамлылыгы 18 ак.сәгать. Йомгаклау тест нәтиҗәләре буенча укучы квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәге таныклыгы ала. Гариза бирү буенча күрсәтмә: https://cli.co/y6Cy-Ut
Шундый ук программа үзмәшгуль гражданнар өчен дә гамәлдә. Уку кысаларында үзмәшгульләр берьюлы дүрт маркетплейс буенча белем ала. Укуны тәмамлагач, курс узу турында сертификат бирелә. Уку вакыты 16 академик сәгать.
Үзмәшгульләр өчен гариза бирү буенча Инструкция: https://clck.ru/38pnkH
Уку өчен гаризалар РФ МСП. цифрлы платформасында бирелә.
Барлык сораулар буенча электрон сәүдә Үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 222-9-222 яки 89172506282 - Бабий Динә Алексеевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International