Татарстан буенча РСФ бүлекчәсе 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча РСФ бүлекчәсе 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсияне проактив билгеләде

Узган ел Татарстан Социаль фонды элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләгән. Барлык түләүләр дә инвалидларның федераль реестрыннан килгән мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелә.

Социаль фонд пенсияне гаризасыз форматта билгеләү турында карарны медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң социаль Фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга билгеләнгән түләү турында дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша хәбәр җибәрелә.

Пенсия социаль Фонд тарафыннан элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, гражданга дәүләт хезмәтләре порталында яки Татарстан Социаль фондының клиентлар хезмәтендә, шулай ук КФҮдә шәхси кабинет аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны шәхсән яки законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.

«Пенсия билгеләүдән тыш, социаль фонд проактив форматта инвалидларга түләүләрне яңадан исәпләп чыга һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы. Соңгысына дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шифаханәгә юллама, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучы гражданга рәсмиләштерелсә, элек билгеләнгән пенсиягә өстәп, ай саен акчалата түләү автомат рәвештә билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы беркетелгән: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.

Өстәмә мәгълүматны РСФ Бердәм контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International