2023 елда Татарстанның 30 000 нән артык медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алучылар булды. Социаль Фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык 304 меңнән артык түләү билгеләде һәм күчерде.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станция һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә махсус социаль түләү карала. Белгеч категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РСФ Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана, ул бюджетара трансфертлар сыйфатында РСФ на тапшырыла. Акча медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алу хокукына ия булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзиләр һәм бу мәгълүматны РСФ Бүлекчәсенә тапшыралар. 7 эш көне эчендә Социаль фонд түләүне күчерә. Акчалар социаль фондка  шулай ук медицина оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән реквизитлар, счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренә социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гаризалар яки белешмәләр бирергә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International