Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд Бүлеге үлгән иминләштерелгән затларның 2,5 мең варисына гомуми суммасы 122,8 миллион сумнан артык булган пенсия тупланмаларын күчерде.
Тупланма пенсия 1967 елдан башлап туган гражданнарда формалаша. Шул ук вакытта гражданның 2002 елдан 2013 елга кадәр рәсми кереме булуы мөһим. Пенсия тупланмалары формалаштырылырга мөмкин:
-1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар арасында, алар өчен 2002-2004 елларда эш бирүчеләр тупланма пенсиягә иминият взнослары түләгән булсалар
- ана капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлткән аналарда
- пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслау программасында ирекле катнашкан 1967 елга кадәр туган гражданнарда
Пенсия тупланмаларының хокукый варисы булып гражданның исән чагында бирелгән пенсия тупланмалары акчаларын бүлү турындагы гаризада күрсәтелгән затлар була ала. Әгәр дә мондый белдерү юк икән, закон буенча туганнары хокук варисы булып санала. Беренче чиратта балалары, ир белән хатын, ата — аналар, икенче-абыйлар, апалар, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.
«Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп, иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә пенсия тупланмаларын түләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк (https://www.gosuslugi.ru/) яки РСФ ның теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында пенсия тупланмалары акчаларының кайда формалашуына бәйле рәвештә, — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Мөһим! Әгәр ярты елдан артык вакыт узса, бу срокны судта кире кайтарырга мөмкин. Бу тәртип, МХО да хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган иминиятләштерелгән затларның хокукый варисларыннан тыш, барысы өчен дә гамәлдә, алар өчен түләү өчен мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән.
Өстәмә мәгълүматны РСФ Бердәм контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (шалтырату бушлай).