2023 елда 32 мең татарстанлы РТЧ сатып алуга электрон сертификаттан файдаланган

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2023 елда Татарстанда 32 мең инвалид гражданга 237 мең берәмлек техник реабилитация чаралары һәм протез -ортопедия эшләнмәләре электрон сертификатлар ярдәмендә бирелде. Бу максатларны тәэмин итүгә РСФ төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.

 

Электрон сертификат-реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) гражданнарга тәкъдим ителгән кирәкле техник реабилитация чараларын яки протез-ортопедик әйберләрне шунда ук сатып алырга мөмкинлек бирүче корал.

 

«Татарстанлылар еш кына электрон сертификат ярдәмендә абсорбцияләүче кием -салым, подгузниклар, таяклар ,ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, протез -ортопедик эшләнмәләр һәм коляскалы урындыклар сатып ала. Узган елның июнендә электрон сертификат мөмкинлекләре киңәйтелде, ә ТРЧ исемлегенә кул һәм аяк протезлары кертелде. Бүген сертификат буенча 270 төрле реабилитация чаралары, шул исәптән заказ буенча эшләнгән шәхси әйберләр сатып алырга мөмкин. Россиянең социаль фонды махсус әйберләр сайлап алу һәм сатып алу өчен ТРЧ электрон каталогын эшләде. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга мөмкин, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Сертификат алуга инвалидлар, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар һ.б. хокуклы. Сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында, КФҮ дә яки РСФ төбәк бүлекчәсенең клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мәҗбүри шарт «МИР» түләү системасының банк картасы булу.

 

Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800 10 000 01 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International