САЙЛАУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирү 2024 елның 15-17 мартында җирле вакыт буенча 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.

Тавыш бирү көннәрендә яшәү урыныннан читтә булган сайлаучылар Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясенә түбәндәге адрес буенча гариза бирә алалар: штб Алексеевское, Совет мәйданы, 6 йорт, 1 кат (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы) яки күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәге (МФЦ) аша: штб Алексеевское, Совет мәйданы, 2 нче йорт, шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2024 елның 11 мартына кадәр тапшырырга мөмкин.

2024 елның 6-11 мартында Алексеевск районының теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин.

2024 елның 7 мартыннан 17 мартына кадәр (14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча) җитди сәбәпләр аркасында (сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча) тавыш бирү бинасына үзләре килә алмаган сайлаучылар участок сайлау комиссиясенә өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында язма гариза (телдән мөрәҗәгать) бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International