Район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре басуларда күчмә концертлар сериясен дәвам итәләр.
Традиция буенча, мәдәният хезмәткәрләре уңыш җыю вакытында уңыш өчен көрәш алып барган шоферларга һәм комбайнчыларга ярдәм итәләр.
Эсселек һәм арыган булуларына карамастан, игенчеләр агитбригада кунакларын шатланып каршы алалар. Кагыйдә буларак, төшке аш вакытында артистлар рус, татар, чуаш һәм мордва халык җырларын башкаралар, алар популяр әсәрләрне дә җырлыйлар, комбайнчыларга, шоферларга, ягулык салучыларга яхшы кәеф бүләк итәләр. Күптән түгел «Алексеевское» ХП һәм Биләр ВЗП хезмәткәрләре өчен шундый кечкенә бәйрәмнәр узды.