Россия эшмәкәрлеге көнендә администрациядә район бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашу узды

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлеге, җитештерүне үстерү, район тормышында катнашу һәм социаль инициативаларга ярдәм итү турында фикер алыштылар. Очрашу барышында тантаналы шартларда 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командованиесеннән якташ -эшмәкәрләребезгә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу бүләкләрне махсус хәрби операция зонасына чираттагы сәфәрдән алып кайттылар. Безнең эшмәкәрләр беренче көннәрдән үк сугышчыларга ярдәм итә: техника, җиһаз, гуманитар йөкләр һәм башка кирәкле әйберләр белән булышалар. Мондый ярдәм-уртак эшкә мөһим өлеш кертү һәм безнең егетләр өчен ышанычлы тыл. Шулай ук эшмәкәрлекне үстерүгә һәм районның социаль-икътисади иминлегенә керткән өлешләре өчен администрациядән рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International