МХО да һәлак булган Александр Сергеевның тол хатынына Батырлык ордены тапшырылды.
Бүләкләү Сугышчан дан музеенда узды.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Александр Сергеев үлгәннән соң Батырлык орденына лаек була. Район башлыгы Сергеевлар гаиләсенә герой батырлыгы өчен теләктәшлек, ярдәм һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сергей Демидов гаиләнең һәр әгъзасы белән аралашты, аларның сәламәтлеге белән кызыксынды, алар кирәк булганда һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә ала, дип искәртте.
«Өлкән прапорщик Александр Сергеевның хатыны Галина Александровнага теләктәшлек сүзләрен белдерәбез. Геройның әнисе Любовь Александровнага түбәнчелек белән баш иябез. Ә орденлы әтиләләренең уллары Ростислав һәм Александр Ватанга лаеклы уллар булып үссеннәр. Геройларга мәңгелек дан !»- диде муниципалитет башлыгы Сергей Демидов.
Бүләкне якыннарына тапшыру тантанасында Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты. Алар шулай ук Александр Владимировичның батырлыгына соклану сүзләрен белдерделәр һәм аның турында истәлек мәңгелек булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә вәгъдә иттеләр.
«Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операциядә катнашканда күрсәткән батырлыгы өчен прапорщик Сергеев Александр Владимировичны Батырлык ордены белән бүләкләргә»,-Владимир Путин Указын хәрби комиссар Владимир Макаров укыды.
Александр Сергеев узган елның 10 июнендә Донбассның тыныч халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә бурычны үтәү барышында һәлак булган.