Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьне ничек җибәрергә

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова җавап бирә.

 

- Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьне ничек итеп җибәрергә була?

- Мөрәҗәгатьне түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:

- махсус форма тутыру юлы белән Росреестрның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: rosreestr.gov.ru;

- язмача почта аша;

- шәхси кабул итү барышында;

- Росреестрның ведомство телефон хезмәте күрсәтү үзәге аша.

- Мөрәҗәгатьне карау барышы турында ничек мәгълүмат алырга була?

- Керә торган номерны, теркәлү датасын һәм мөрәҗәгать буенча җавап бирү вакытын белү өчен Telegram - @rosreestr_sed_bot каналына язылырга кирәк, анда мөрәҗәгать параметрлары буенча запрос төзергә кирәк: мөрәҗәгать итү датасы, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, яисә оешманың исеме.

Мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча мәгълүматны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр көн саен эш көннәрендә 8-00 дән 17-00 гә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 16-45 кә кадәр түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8 (843) 255-24-57, 8 (843) 255-24-56.

- Мөрәҗәгать нинди срокларда каралачак?

- Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә кергән мөрәҗәгать «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»02.05.2006 ел, № 59-ФЗ законда билгеләнгән тәртиптә карап тикшерелергә тиеш. 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы закон нигезендә:

- мөрәҗәгать аның кергән көннән өч көн эчендә мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш;

- Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә килгән мөрәҗәгать, аны теркәгәннән соң 30 календарь көн эчендә карала; аерым очракларда язма мөрәҗәгатьне карау срогы 30 көннән дә артмаска тиеш. Мөрәҗәгать авторына карау срогын озайту турында язмача хәбәр ителә.

 

- Әгәр Татарстан Росреестрына шәхсән кабул итүгә килү мөмкинлеге булмаса, онлайн форматта шәхси кабул итү мөмкинме?

- Бу очракта сезгә «Гражданнарны Интернет аша Видео ярдәмендә кабул итү»хезмәтен тәкъдим итәбез. Видео-кабул итү атна саен уза, аны Идарә җитәкчесе урынбасарлары алып бара.

Пәнҗешәмбе көнне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр-күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә милек хокукын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча; сишәмбе көнне 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр-җирләр турындагы сораулар буенча.

Әлеге хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе сайтында түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: <url> https://rosreestr.tatarstan.ru өстәмә бит - «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»  - «видео аша кабул итүгә язылу».

 

Матбугат хезмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International