Алексеевск районының хуҗалык итүче субъектлары өчен ачык тыңлаулар узачак

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2022 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Алексеевск муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы. Докладчы-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Андрей улы Панов.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2022 елның 28 июне, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Алексеевск муниципаль районы администрациясе (  штп Алексеевск, Совет мәйданы, 1 нче йорт).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган  бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Халык алдында катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 27.06.22 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Aleksandr.Panov@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (84342) 5-15-50 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International