Ышаныч һәм иминлек

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Яндагы интервалны үтәмәү юл-транспорт һәлакәтенә китергән.

Яшь машина йөртүче Алексеевск районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган. Һәлакәткә ян интервалын үтәмәү һәм тизлек режимын бозу китергән. 19 гыйнварда 23 сәгать 19 гыйнварда Казан-Оренбург автоюлының 96 км ында 23 яшьлек "Лада Гранта" автомобилен йөртүче, Алексеевск штб ягыннан Чистай шәһәренә таба, РФ юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче 9.10, 10.1 пунктчасын бозып, тизлекне, ян интервалны сайламаган, каршы юнәлештә хәрәкәт итүче "УАЗ Профи" автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң "Лада Гранта" автомобиле икенче автомобильгә "УАЗ 23632" автомобиленә килеп бәрелә, ул Чистай шәһәре ягыннан Алексеевск штб. ягына таба хәрәкәт итә. Бәрелешкән транспорт чараларыннан пыяла кисәкләре белән "Киа" автомашинасы зыян күргән, ул "Лада Гранта" автомобиле белән юлдаш юнәлештә хәрәкәт иткән.

Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән "Лада Гранта" шоферы медицина учреждениесенә озатыла.

2022 елның 21-25 гыйнварында Алексеевск районында "Тоннель"операциясе узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, таныклыксыз, исерек килеш руль артына утыручылар, шулай ук аларның конструкцияләренә тиешле үзгәрешләр керткән автомобиль хуҗалары булачак.

Җәяүлеләр дә хокук саклау органнарының күз уңына эләгә ала - инспекторлар юл йөрү өлешендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне туктатачак. Машина йөртүчеләргә сәфәр алдыннан низаглы хәлләрне булдырмас өчен, документларның булу-булмавын тикшерергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International