Алексеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. "Оазис" ТК янындагы мәйданда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлары һәм азык-төлек продукциясе җитештерүчеләре үз товарларын тәкъдим иттеләр. Киң ассортиментта биредә ит продукциясе, бал, сыр, яшелчәләр, шулай ук азык булмаган товарлар китерелгән. Сатуга үз продукциясен җирле үзмәшгульләр дә чыгарганнар. Ярминкәнең барлык кунакларын чәй һәм коймак белән сыйладылар. Халык үзешчәннәре бәйрәм рухы тудырды.
Ит сатып алучылар арасында иң зур ихтыяҗ булган. Алексеевскилылар мәнфәгатьләрендә ул махсус отышлы бәядән сатылган.