Алексеевск укучыларының уңышлары

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Л.Толстой исемендәге V Бөтенроссия укучылар конференциясе җиңүчеләре Лев Толстойның оныгы Владимир Ильич Толстой, РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе, тантаналы кабул итү мәҗлесенә чакырылды. Мәктәп укучылары һәм студентларга мөрәҗәгать иткән чыгышында Владимир Ильич Л.Н.Толстой, Ф.М.Достоевский, Н.А.Некрасов һ.б. әсәрләрен укуның хәзерге буын өчен авыр булуын билгеләп үтте. Әмма хәзер дә без аларда барлык сорауларга җавап таба алабыз. Шуңа күрә "бу ләззәт (укудан) алган кешеләр үзләрен бәхетле кеше дип санарга мөмкин".
Конференциядә җиңүчеләргә Л.Н.Толстойның Владимир Ильич автографы белән китаплары тапшырылды. Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбе укучысы Фәттахова Алия дә шундый бүләккә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International