Биләрдә юбилей конференциясе

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстанның 15 районыннан һәм Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Нурлат, Яшел Үзән шәһәрләреннән йөзгә якын мәктәп укучысы «Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә» бишенче тапкыр узган «Борынгы Биләрдә яшьлек» Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Икенче тапкыр ул дистанцион форматта Zoom платформасында үтте.

Конференция ничек үтүе турында безгә мәктәп директоры урынбасары Елена Викторовна Михайлова сөйләде.

Егетләр һәм кызлар туган якны өйрәнү, халык һөнәрчелеге, Чит телләр һәм туган телләрне өйрәнү өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигый фәннәрдәге белемнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук конференциядә педагоглар арасында секция эшләде, анда укучылар белән тикшеренү эшен оештыру тәҗрибәсе күрсәтелде. Оештыручылар сүзләренә караганда, бу секция республиканың төрле типтагы уку йортлары хезмәткәрләре өчен бик кирәкле булган.

Юбилей конференциясенең партнерлары: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей –тыюлыгы, Мәскәү шәһәренең социаль-гуманитар белем бирү үзәге, «Кар десанты» коммерцияле булмаган партнерлыгы, ТР Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге. Алар барысы да конференциядә катнашу өчен кандидатуралар тәкъдим иттеләр, бу аны компетентлы, җаваплы, гадел итте. Компетентлы жюри составына Казанның танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм укытучылары керде. Алар арасында ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге мөдире З. Г. Шакиров, Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры А. Ю. Некрасов, Казан шәһәрендәге «Мәскәү социаль-гуманитар институты» директоры, якташыбыз Л.В. Фәтхуллина, педагогика фәннәре кандидаты, шул ук югары уку йорты укытучысы бар иде. Жюри составына шулай ук Алексеевск районыннан тәҗрибәле укытучылар һәм методистлар керде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, мәктәп директоры А.А. Чугуров болай дип билгеләп үтте: «Ел саен, кунакларны каршы алганда, без катнашучылар өчен үз идеяләрен, сәләтләрен ача, яңаларын белә алсын өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, чөнки конференциянең максаты - «Укучыларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү».

Конференциядә катнашучылар эшнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтә. Әйтик, Кукмара ш. Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучысы Зәринә Миңнебаева «Монда минем туган илем-башлангычым» секциясендә катнашкан, аңа яңалык белү кызык булды, ди:

«Конференциядә «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» диеп исемләнгән хезмәтемне күрсәттем. Конференция миңа бик ошады. Мин бу вакыйгада беренче тапкыр дистанциядә катнаштым, әмма аралашырга, сораулар бирергә һәм башка катнашучыларның сорауларына җавап бирергә комачауламады. Минем барысы да килеп чыкты һәм минем эшемне яхшы бәяләрләр дип өметләнәм!»

«Бүген без яхшы тәҗрибә алдык, башка катнашучыларны карадык, үзебезне сынап карадык. Конференция югары дәрәҗәдә узды. Моннан тыш, Биләр турында да бик күп яңалык белдек – тарихка бай урын», - ди Зәринә җитәкчесе Фәрхәт Гыйлаев.

«Конференция эше уйланылган һәм бик яхшы оештырылган иде. Шулай әйтергә хакым бар , чөнки берьюлы ике секция эшендә катнаштым: укучым, Сәлимгәрәева Милана белән туган якны өйрәнү секциясендә һәм укытучыларның «Эзләнү. Тәҗрибә. Осталык». Минемчә, конференция бик вакытлы һәм файдалы, анда укытучылар укучыларның тикшеренү эшчәнлеген оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар», - ди Бөгелмәнең 10 нчы мәктәбе укытучысы Гүзәл Таһавиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International