Алексеевск районы Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы буенча беренче бишлеккә керә. Ул 127 мең га тәшкил итә, сөрүлек мәйданы-103 мең га.
Районның агросәнәгать комплексында 1200 кеше эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән 54 фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгында тулай продукция күләме 2 млрд.300 млн. сум булыр дип фаразлана.
Быел 60,5 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Ашлык кукурузын да кертеп, 106 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык-17,5 ц/га, "Родина" колхозы-25,9 ц/га, Гомәров КФХ-24,4 ц/га.
Районда ел саен язгы кыр эшләре һәм урып-җыю кампаниясе вакытында механизаторларны бүләкләү үткәрелә. Кыр эшләре барышында 50 механизаторга акчалата премия сертификатлары тапшырылды, ел саен 105 мең сумлык авыл хуҗалыгы министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» конкурсын үткәрә. Республика буенча безнең районнан 13 комбайнчы алдынгы булды, шуларның 8е «Алексеевск» күмәк предприятиесе комбайнчысы. Премияләрнең гомуми суммасы 410 мең сум тәшкил итте.
Йомгаклау очрашуы барышында да иң яхшыларын билгеләп үттеләр.
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан «ТРИО» ҖЧҖ директоры Әхмәтҗанов Рамил Миңнегали улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районының агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан «Девятовское» ҖЧҖ директоры Пилишкин Сергей Николаевич Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте һәм урып-җыю эшләрен башкарганда 2200 тонна ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Алексеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Востокзернопродукт» АҖ механизаторы Егоров Николай Владимирович бүләкләнде.