40 меңнән артык татарстанлы авыл хуҗалыгында озак хезмәт стажы өчен өстәмә ала

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә кертелгән теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Бу өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк ел эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсия күләмен арттырырга хокуклы. Бу өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.
«Өстәмә түләү хокукын авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлектә 500дән артык һөнәр бар: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», - диде Татарстан Республикасы буенча РСФ  бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны РСФ сайтында һәм MAX, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International