Махсус техниканың кышкы эшләргә әзерлеген район үзәгендәге мәйданда да бәяләделәр.
Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов "Алексеевскводоканал" ААҖ һәм "Девятовское" ҖЧҖ предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты.
Әзерлек линейкасына грейдерлар, тракторлар, төягечләр, экскаватор һәм йөк машиналары куелган иде. Тротуар, җәяүлеләр урамнары һәм юллары җыештыруда барлыгы 20 берәмлек махсус техника куллану планлаштырыла. Социаль объектларга һәм мәгариф учреждениеләренә аерым игътибар биреләчәк.