Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Бүген, 7 июльдә, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Базар икътисадының югары таләпләренә һәм стандартларына карамастан, кулланучылар кооперациясенең эшчәнлеге реаль көндәшлек шартларында үсүен дәвам иттерә. Ел йомгаклары кулланучылар кооперациясенең яшәргә сәләтле булуын тагын бер кат исбатлап кына калмадылар, ә бәлки авыл кешеләре тормышында аның мөһим максатын да расладылар.