Кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2018 елның 7 июле, шимбә

Бүген, 7 июльдә, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Базар икътисадының югары таләпләренә һәм стандартларына карамастан, кулланучылар кооперациясенең эшчәнлеге реаль көндәшлек шартларында үсүен дәвам иттерә. Ел йомгаклары кулланучылар кооперациясенең яшәргә сәләтле булуын тагын бер кат исбатлап кына калмадылар, ә бәлки  авыл кешеләре тормышында аның мөһим  максатын  да расладылар. Предприятие җитәкчеләре һәм белгечләренең  белеме һәм профессионализмы, шулай ук бөтен коллективның булдыклылыгы һәм  тупланганлыгы  шушы мөһим өлкәнең чәчәк ату гаранты булып тора. Районыбызда райпо линиясе буенча кырык биш кибет, биш кафе, ике пекарня,  алкогольсез эчемлекләр цехы, терлек сую пункты, колбаса һәм балык цехлары, шулай ук ярым фабрикатлар участогы уңышлы эшләп килә. Алексеевск лимонады – районыбызның  бәхәссез бренды. Бу эчемлекне алырга кунаклар күп кенә күрше районнардан да киләләр. Икмәк-күмәч әйберләренә  алексеевскилыларда сорау зур һәм алар уңыш казанды. Кулланучылар кооперациясенең үсеше күбесенчә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән билгеләнә.

Кулланучылар кооперациясе авыл халкын социаль әһәмиятле товарлар белән берөзлексез тәэмин итәргә омтыла. Кооператив кибетләр авылда социаль тормыш үзәге булып торалар. Кооператорларның хәзерге буыны, авырлыкларга да карамастан, кооператив эшчәнлекне үстерүгә һәм аны алга җибәрүгә нигез салган  әлеге тармак ветераннарына рәхмәт әйтәләр.

 

 – Без иң яхшы елларын район кооперациясенә биргән, аңа күңеленең бер өлешен салган бөтен кешегә рәхмәтлебез. Халык булдырган кооперация киләчәктә дә якташларыбыз – авыл кешеләре хакына хезмәт итәчәк, дигән ышаныч белдерәбез. Районыбызда кулланучылар кооперациясе системасының киләчәктә дә чәчәк атуын, хезмәттә яңа казанышларга ирешүен, иртәгесе көнгә ышаныч булуын телибез. Сезгә, кадерле хезмәттәшләрем, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар  телим! – дип котлады Алексеевск райпосы  идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин.

Бу оешманың чәчәк атуы – бу гарантияләнгән эш урыннары да, салым  фондын тулыландыру да, туган районыбызны үстерү дә, дип өстисе генә кала. Бәйрәм белән, хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International