Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез!Сезгә җиңел булмаган вазыйфа – авылларга хезмәт күрсәтү, халыкны беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү йөкләнгән. Сез шушы җиңел булмаган бурычны уңышлы үтәп, авыл кешеләренең тормышын яхшыртасыз.
Хезмәтегез социаль яктан әһәмиятле өлкә булып тора. Район кулланучылар кооперациясе көндәлек бурычларын үтәүдән тыш, район һәм республиканың барлык чараларында: 9 Май, Кыңгырау чыңы, Сабантуй, Басу көне, Республика көне, ярминкәләрдә һ.б.ларда бик актив катнаша.
Күпьеллык тарихында кулланучылар кооперациясе үзенең яшәүгә сәләтен раслады, мөһим икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә үзенең нәтиҗәле булуын практикада исбатлады.