ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның Милли кухнялар көне Алексеевск муниципаль районында узачак.

2018 елның 5 июнендә иртәнге 6 дан алып төнге 11 гә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч һәм начар метеорологик шартлар турында кисәтү

Сәламәтлек саклауның беренчел этапларында яман шешне иртә ачыклау  эшен    оештыру” темасына күчмә төбәк конференциясе үткәрелде. Очрашуда алексеевскилылар да катнашты.

Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда өстенлекле җәмәгать киңлекләрен сайлап алу буенча рейтинг тавыш бирүе үткәреләчәк.

 

 

 

9 июньдә иртәнге 9 дан 10 га кадәр район Советы бинасында Алексеевск районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

 Халыкара балаларны яклау көнендә  Юлия һәм Денис Петрочининнар Речное авылы балаларына хәйрия бәйрәме бүләк иттеләр. Әлеге гаиләнең Речноеда “Елга әкияте”  дип аталучы ял итү базасы бар. Әлеге гаиләдә бала-чага өчен хәйрия бәйрәмнәре оештыру традициягә әйләнгән.

Иртәгә,  6 июньдә, Россельхознадзор Россиягә Белоруссиядән сөт продукциясенең кайбер төрләрен кертүне чикли. Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин әлеге яңалыкның ил икътисадына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.

“Россия иреклесе” конкурсы волонтерлар елының төп драйверы булырга тиеш. Без битараф булмаган һәр кешенең инициативасын хупларга һәм аның турында бөтен илгә сөйләргә телибез. Быел конкурс яңартылган форматта  эшли башлады – номинацияләр өстәлде, иң уңышлы проектлар инициаторларын үстерү һәм укытуның өч айлык программасы булдырылды. Конкурста юридик затлар да, физик затлар да катнаша ала. Яшь буенча да чикләүләр юк, иң мөһиме – идеяләр һәм дөньяны яхшырак итү теләге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International