Хәйриячеләр – балаларга. Речноеда балачак бәйрәме булып узды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

 Халыкара балаларны яклау көнендә  Юлия һәм Денис Петрочининнар Речное авылы балаларына хәйрия бәйрәме бүләк иттеләр. Әлеге гаиләнең Речноеда “Елга әкияте”  дип аталучы ял итү базасы бар. Әлеге гаиләдә бала-чага өчен хәйрия бәйрәмнәре оештыру традициягә әйләнгән.

 Туңдырма, татлы мамык, аниматорлар тамашасы һәм бөтен бала ярата торган батутлар... Балалар шатлыгының иге-чиге булмады. Балаларның иҗаты өчен рәсем ясау һәм гамәли осталык почмаклары оештырылган иде. Бәйрәм кунакларына туңдырма һәм тәм-томнар өләштеләр. Иң актив малайлар һәм кызлар батутларда күңел ачты. Матур киемнәр кигән кызык  аниматорлар бала-чагага моңаерга ирек бирмәделәр: алар көчле тавышлы, күңелле  музыкага кушылып биеделәр, шулай ук конкурслар һәм викториналарда катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

– Мондый бәйрәмне оештырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт, – дип фикерләрен уртаклаша Речное авылы кешесе Анна. – Балаларыбыз соклануларын яшерә алмадылар.

– Биредә шундый шәп! Без инде батутларда да сикердек, өреп зурайтылган таулардан да шуып төштек, хәзер дусларыбыз белән туңдырма ашарга йөгерәчәкбез, – дип йөгереп барышлый бәйрәмнән алган тәэсирләре белән бүлеште Денис исемле малай.

Вакыт бик тиз уза, ләкин  хакыйкать үзгәрмичә кала: яхшылык йөзе белән кире кайта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International