Айрат Хәйруллин: “Россельхознадзор карары җитештерүчеләребезгә булышачак, ләкин бу һич тә әзер продукция бәяләренә йогынты ясамаячак”

2018 елның 5 июне, сишәмбе

“Россельхознадзор карары җитештерүчеләребезгә булышачак, ләкин бу һич тә әзер продукция бәяләренә йогынты ясамаячак”. Бу безнең эчке икътисадыбызны нормальләштерәчәк һәм кешеләребезгә хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирәчәк.
 Шул рәвешчә, кешеләр, хезмәт хакы алалар һәм акчаларын янәдән, Россиядә җитештерелгән продукцияне сатып алып, илебез кибетләрендә калдырачак, – дип белдерде Хәйруллин әлеге карарга аңлатма биреп.
Депутат Россельхознадзор күрә торган чараларны кирәкле, дип саный.

– Авыл товар җитештерүчеләребезнең “җимерелүенә” юл куймабыз, дип ышанам, аларга ярдәм итеп дәүләт соңгы ун елда бик күп акча бирде.
 Айрат Хәйруллин Россия базарында бәяләрнең төшүе белән килеп туган катлаулы хәлне Белоруссия җитештерүчеләре генә тудырмады, Украина аша Белоруссиягә кергән коры сөт һәм төрле сыр продуктлары аннары инде Россия базарына эләкте, дип инде ничәмә-ничә тапкыр аңлатма бирде.
 Транзит белән сөт продукциясен артык күп кертү  узган елның декабреннән бездә сөткә сатып алу бәяләренең бик нык төшүенә китерде. Бу елның февраленә авыл товар җитештерүчеләребез сөтне сатып алу бәясенең литрын 8 сумнан 10 сумга кадәр югалтты. Сөтнең сатып алу бәясе 1,6 тапкыр кимеде, шул ук вакытта бәяләр электр утына - 18% ка, дизель ягулыгына өчтән бер өлешкә артты, дип басым ясап әйтте Хәйруллин.
Иртәгесе көннән чикләүләр 2,5 литрлы савытта китерелә торган сөткә, коры сөткә, гадәти һәм концентрацияләнгән сөт өстенә, куертылган сөткә, сөт сүленә, сүл концентратына һәм сөт аксымына кертеләчәк. Кечерәк күләмле продукция тыелуга эләкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International