Узган якшәмбедә Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр, традиция буенча, бистә үзәгендә диңгезчеләр монументы янында җыелдылар.
Бәйрәм митингына флот белән бәйле кешеләр килде.
Сызыклы тельняшкалардагы кешеләрнең саныннан күз аллары әллә нишләп китте. Алар арасында гади матрослар да, офицерлар да бар иде. Хәрби-Диңгез Флоты оешуга 325 ел тулу белән якташларны 1 ранг капитаны Александр Емельянович Денисов котлады. Гурьевка авылында туып-үскән диңгез туганлыгы әгъзаларына гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәт белдерде.
«Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм. Бу бәйрәм хәзер хәрби диңгезчеләр генә түгел, гражданнарга да, илнең барлык халкына да.Бүген дә шундый шатлыгым булды, бу көнне мин үз поселогыма килеп эләктем, моңардан күз яшьләрем хасил булды. Ел саен апам янына кайтам. Быел да килүем шундый бәйрәм белән туры килде. Алексеевскида аны ничек билгеләп үтүләрен күрәсем килә, миңа да ошады. Мин Гагарин шәһәрендә яшим, һәм безнең монда кешеләр азрак җыела, флотка караулары бик күңелле. Минем 40 ел хезмәт иткәнем бар, шуларның 30 елын мин Төньяк флотта хезмәт иттем. Мин отставкада булсам да, миңа 80 яшь, тик кирәк булса, хәзер дә диңгезгә чыгарга әзер. «Диңгездә булмаган кеше күп нәрсәне күрмәгән»,- диләр бит.
Барлык якташларны бәйрәм белән!» - диде Александр Емельянович.
Шулай ук җыелучыларны район хәрби комиссары урынбасары Александр Краснов, десантчы Дмитрий Тарасов, су асты көймәсе моряк Дамир Гыйләҗев һәм диңгез пехотинесы Алексей Булыгин котлады, ул берничә җыр башкарды. Ә чара алдыннан диңгезчеләр «Кайгырту» приютында булды, балаларга бүләкләр һәм сый-нигъмәтләр тапшырды. Традиция буенча алар көпчәкле көймә җитәкләгән колонна бистәсе урамнары буйлап уздылар. Машиналар Андреев флаглары белән бизәлгән иде, ә колонкалардан диңгез тематикасына җырлар яңгырады.