Яз килү белән халык йорт яны территорияләрен җыештырырга чыкты.
Алексеевскилыларга уңайлы булсын өчен каты көнкүреш калдыклары полигоны ботаклар, үсентеләр һәм эре чүп-чарны түләүсез кабул итә. Тик, кызганычка каршы, закон тарафыннан тыелуга карамастан, йорт территориясендә чүп-чар яндыручылар да бар. Исегезгә төшерәбез, торак пунктларда учак ягу, шулай ук чүп-чар һәм үлән яндыру тыела. Мондый төр хокук бозулар административ җаваплылыкка тартыла һәм зур штрафлар белән җәза бирелә: гражданнар өчен 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшкуарлар өчен 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр. Кечкенә генә очкын зур бәлагә сәбәп булырга мөмкин.