Җиңү Мае алдыннан безнең якташыбыз Анатолий Мухин юбилей туган көнен билгеләп үтә.
Мухин Анатолий Сергеевич Алексеевск районының Ромодан авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында Анатолий Сергеевич 416-ж хәрби частьнең гади пулеметчысы була. Сугыштан соң НКВД гаскәрләрендә хезмәт итә, хәрби әсирләрне саклый. 1950 елда кече ватанына әйләнеп кайта, өйләнә. Хатыны белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга Анатолий Сергеевич "Ромодан" совхозыннан чыга. Юбилярның 5 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Район башлыгы исеменнән 95 яшьлек юбилее белән аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева котлады. Ул Анатолий Сергеевичка РФ Президентыннан открытка, бүләк һәм азык-төлек җыелмасын муниципалитет башлыгы Сергей Демидовтан тапшырды.
Туган көнең белән, Анатолий Сергеевич! Рух һәм тән ныклыгы! Бөек Җиңүгә шәхси өлешегез өчен зур рәхмәт!