Алексеевск укучыларының һәм педагогларның җиңүләре турында

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

 

 

Парламент дәресе-2021 кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларының методик эшләнмәләре республика конкурслары узды.
“Урманасты Шунталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ Мостафина Зилә “Туган тел - халык мәдәниятенең тылсымлы көзгесе, халыкның рухи байлыгы” номинациясендә иншалар конкурсында җиңүче булды (җитәкчесе Миндубаева Н.Х.)
Былинцева Ирина Михайловна, “2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында үткәрелә торган чара методик эшләнмәләр конкурсында “Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм тел күптөрлелеге республиканың уникаль байлыгы буларак"
Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел ул унөченче тапкыр узды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International