Алексеевск районында умартачыларның семинар-киңәшмәсе уза. Көн тәртибендә: агрохимикатлар белән куркынычсыз эш. Тармак вәкилләре умарталарны карап тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләре, пестицидлар белән эшләү кагыйдәләре, авыл хуҗалыгы эшләрендә санитария-гигиена таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алышалар. Шулай ук умартачылыкны алып бару технологияләре һәм муниципалитет территориясендә бу тармакны үстерү темалары каралачак.