Алексеевск районы делегациясе муниципалитет башлыгы Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында катнаша.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнаша.
Съездның көн тәртибендә Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау булды. Мөфти эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы доклад белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясаячак.