Алексеевскилылар ГТО аерымлык билгеләре белән бүләкләнде

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

1 нче номерлы «Лидер» спорт комплексында безнең районның гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды. Катнашучылар барлык сынауларны да уңышлы үтәделәр. Нормативларны барлыгы 218 кеше тапшырды. Ачылу тантанасында «ГТО» ВФСКның алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләре тапшырылды. Алтын билгегә лаек булдылар: Зимина И.Н. (Алексеевск районы мәгариф бүлеге хезмәткәре); Әхмәтшина З.З. (Алексеевск 4 нче «Каенкай» балалар бакчасы хезмәткәре); Кубышкина Н.Н. ("Спорт мәктәбе" МБУ тренеры); Иванов А. П. («Ромодан урта мәктәбе» МББУ укытучысы). Көмеш билгене Хабибрахманова Х.Х. алды (2 нче Алексеевск урта мәктәбе укытучысы). Бронза билгесен Алексеевск районының Ялкын авылын саклау буенча янгынга каршы хезмәт бүлеге начальнигы Н.В. Иванов алды.  

Шул ук вакытта Биләр авылындагы спорт комплексында Биләр зонасы мәгариф хезмәткәрләре арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул иттеләр, анда 80 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International