Яшь гаиләләргә ярдәм

2021 елның 26 марты, җомга

«2020 - 2025 елларга Алексеевск муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар өчен торакның исәп-хисап бәясенең 35 %ына кадәр кире кайтарылмый торган субсидия.

🟠Катнашучылар өчен төп критерийлар:

🟠Торак шартларын яхшыртуда мохтаҗлык (яшәү урыны буенча башкарма комитетта куелган карар)

🟠Түләү сәләте (банкта алдан хупланган ипотека заемы яисә үз тупланмалары турында белешмә)

🟠35 яшьтән артмаган ир белән хатынның яше.

🟠Программа кысаларында түләүсез субсидия җибәрелергә мөмкин:


1) төзелеш подряды шартнамәсе бәясен торак йорт төзелешенә түләү өчен;

2) торак кредиты, шул исәптән ипотека кредиты яисә торак заемы сатып алуга яисә торак йорт төзүгә беренчел кертем түләүгә;

3) бурычның төп суммасын каплау һәм торак кредитлары буенча процентлар түләү, шул исәптән ипотека кредиты яисә торак заемнары буенча торак урын сатып алуга яисә торак йорт төзүгә.

Банк белән килешү төзегәнгә кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелу шарты белән.

Тулырак мәгълүматны 8(84341)2-66-06 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International