Төзекләндерү график буенча һәм аннан башка

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

ТКХ өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга һәм ТКХ комплексының узган елдагы эшенә йомгак ясарга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов килде. Бәйрәм концерты һәм һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы алдыннан район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә эшлекле киңәшмә узды. Очрашу кысаларында су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын үстерү, чистарту корылмаларын эксплуатацияләү, оешмаларны махсус техника белән тәэмин итү һәм муниципалитет территориясендә «Чиста су» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Бәйрәм концерты барышында һөнәрнең иң яхшы вәкилләренә ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең исемнәрен «таң» газетасы битләрендә һәм безнең сайтта alekseyevsk.ru укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International