Түләүне алырга тырышыгыз

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Декабрь аенда 5000 сум акча алырга өлгермәүчеләргә 31 мартка кадәр гариза тапшырырга кирәк

8 яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза тапшырырга кирәк. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Бер тапкыр бирелә торган акча 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бирелә һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 405 меңнән артык Татарстан баласы түләү алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International