Балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча булачак

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Хәзер 1 сыйныфка керү өчен гаризалар 1 апрельдә кабул ителә башлаячак. Ә бу категорияләрдәге ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә төгәлләнәчәк.

Әгәр элек мәктәп сабыйны документларны кабул иткәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актны, барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгара. Бу мәктәпнең «участогында» яшәүче һәм балалары укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла. Мәсәлән, боерыкта балаларны абыйлы-энеле һәм сеңелләре укыган шул ук мәктәпкә күчерүнең өстенлекле хокукы язылган. Ягъни шундый принцип: башта 30 июньгә кадәр барлык гаризалар җыела - аннары приказлар чыгарыла.

Ә менә бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә кертәчәкләр. Кабул итү буш урыннар тутыруга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Кабул итүдә дәүләт мәктәбе бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Ата-аналар мәктәпкә документларны түбәндәге ысуллар белән (сайлап алу өчен) тапшыра алалар: шәхсән мәктәпкә; почта аша заказлы хат белән тапшыру турында белдерү кәгазе белән; мәктәпнең Электрон почтасы яки аның сайты аша; региональ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларының функционалын кулланып.

 

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы

мәгълүматы буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International