Ветераннар юбилее

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

13 март көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Будкин Виктор Флегонтовичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Кунаклар аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.

Виктор Флегонтович Балык Бистәсе районында Масловка авылында туа. 1932 елда аның гаиләсе яшәү өчен Алексеевск шәһәренә күчеп килә. Сугыш елларында 12 яшеннән «Красный Восток» совхозында эшли, үгезләрдә җир тырмалый, үлән чаба, икмәк җыя. Сугыштан соң шулай ук «Красный Восток» совхозында тракторчы, тимерче, кочегар булып эшли. Хезмәт стажы 57 ел тәшкил итә.

 

***

16 мартта Алексеевск районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Смелов Александр Андреевичка 95 яшь тулды. Александр Андреевичка РФ Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм район башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткасы тапшырылды.

Смелов Александр Андреевич Алексеевскида туган. 1943 елда фронтка алына. Витебск, Шауль янында 82 мм миномет наводчигы белән сугышкан. Кенигсберг астында мина кыйпылчыгына яралана. Госпитальдән соң хәрби-һава көчләрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International