26 март көнне 10.00 сәгатьтә Г. С.Боровиков ис. 3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе уздыра.
Акция бөтен Россия буенча инде бишенче тапкыр уза, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теле буенча белемнәрен тикшерә алачак. Акциядә шулай ук оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнаша.
Акция ата-аналар имтихан үткәрү кагыйдәләре һәм процедурасы белән шәхсән таныша һәм аларны үз балаларына аңлату өчен үткәрелә. Моннан тыш, акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнү белән бәйле психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итәргә тиеш. Акциядә катнашучылар БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә катнашучыларны утырту ничек оештырыла; БДИда катнашучыларның эш урыннары ничек күренә; БДИ үткәрүнең объективлыгын тикшереп тору ничек оештырыла; имтихан пунктларында эпидемиологик куркынычсызлык чаралары нинди кулланыла; имтихан үткәрү пунктында (ИҮП) контроль үлчәү материалларын (КҮМ) бастыру һәм сканерлау ничек бара икәнен белә алалар.
ИГЪТИБАР! Имтиханның ничек үткәрелүен генә күреп калмыйча, турыдан-туры БДИ язуда катнашырга да теләсәгез, 22 мартка кадәр 2-51-86 телефоны аша гариза бирергә кирәк. Үзе белән БДИда катнашучыларга паспорт һәм битлек булуы зарур.