Атналык чаралар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Эшлекле дүшәмбе кысаларында район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар.

Бу атнада халыкны COVID-19дан вакцинацияләү дәвам итәчәк, язгы ташуга каршы чаралар да дәвам итәчәк. Шулай ук агымдагы атнада район мәктәпләрендә шахмат зоналары ачу, хезмәт коллективлары тарафыннан ГТО нормаларын тапшыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы, «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру һ. б. планлаштырылган.

Утырыш барышында «Журналист ТМ» республика конкурсында җиңгән өчен Алексей Вангаев Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин тапшырды.

Игътибар «Тоннель»

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров хәбәр итүенчә, 2021 елның 25-29 мартында район үзәгендә «Тоннель» операциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында тупас хокук бозуларны кисәтү буенча чара үткәрәчәкләр.

Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International