Эшлекле дүшәмбе кысаларында

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбе кысаларында район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар. Бу атнада халыкны COVID-19дан вакцинацияләү дәвам итәчәк, язгы ташуга каршы чаралар да дәвам итәчәк. Шулай ук агымдагы атнада район мәктәпләрендә шахмат зоналары ачу,хезмәт коллективлары тарафыннан ГТО нормаларын тапшыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы, «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру һ. б. планлаштырылган.
Утырыш барышында «Журналист ТМ» республика конкурсында җиңгән өчен Алексей Вангаев Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, бүләкне башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International