Дөнья чемпионнары һәм Россиянең атказанган спорт мастерлары ГТО комплексы нормативларын үтәүнең дөреслеге һәм файдасы турында мастер-класс үткәрделәр. Спортчылар мастер-классларын «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы оешуга 90 ел тулуга багышладылар.
Илнар Закиров, Россиянең Атказанган спорт мастеры, урыннан озынлыкка сикерүне күрсәтте. Абдуллин Андрон, Дөнья чемпионы, югары турникта тартылу буенча күнегүләр күрсәтте. Дөнья чемпионы Латипов Тимур, гимнастик эскәмиядә басып торган килеш, алга таба иелүен, ә Дөнья чемпионы Абрамов Алексей - гер күтәрүне күрсәтте.