2021 елның 17 мартыннан 30 мартына кадәр Алексеевск районы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара башланды.
Мәктәп каникуллары алдыннан, үткәрелә торган чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белем бирү оешмалары педагоглары белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча инструктажлар һәм практик дәресләр үткәрәчәк, ата-аналар белән балаларны автомобиль салонында йөртүдә куркынычсызлык каешын мәҗбүри файдалану һәм балаларны тотып тора торган җайланмалар мәсьәләсе буенча очрашулар узачак.
Юл-патруль хезмәте экипажларын патрульләү маршруты балалар күпләп җыела торган урыннарга якынлашачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шакиров ата-аналарга мәктәп каникуллары чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге турында искә төшерә.