Яхшы эшләр

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Гражданнарның шәхси кабул итүендә район башлыгы Сергей Демидовка сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән малайның әнисе мөрәҗәгать итте. Наталья Макарова Сергей Анатольевичтан улына инвалид коляскасы сатып алуда ярдәм күрсәтүен сорады. "Безгә бу коляска бик кирәк. Богдан гомуми белем бирү мәктәбендә укый. Мәктәп һәм урамда мөстәкыйль хәрәкәт итү өчен безгә бу кыйммәтле җайланма кирәк иде. Кыска вакыт эчендә, минем мөрәҗәгатьтән соң, коляска сатып алынган иде. Улыма инвалид коляскасы сатып алуда ярдәм иткән өчен Сергей Анатольевичка ихлас һәм олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең барлык изге ниятләрегезне тормышка ашыруыгызны, нык сәламәтлек, иминлек һәм Сезнең якыннарыгызга бәхет телим", - дип сөйләде малайның әнисе.
Без Богданга ныклык һәм рух күтәренкелеге, нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International