«Мәгариф» милли проекты кысаларында районда шахмат зоналары ачу дәвам итә. Левашево мәктәбендә «Шахмат корольлеге» шахмат зонасы ачылды.
Өстәл, шахмат, шахмат такталары, сәгатьләр сатып алуда район Советы депутаты, «Алексеевск Керамикасы» ААҖ генераль директоры Рәмис Кәбиров, «Алексеевск водоканалы» ҖЧҖ директоры Евгений Мельников һәм авыл җирлеге җитәкчесе Светлана Демидова ярдәм күрсәттеләр.
Мәктәп директоры һәм укучылары кунакларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм спонсорларга бүләкләр өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Фоторәсемнәр мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән. #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон